«Өлкәннәргә – ясала фәһем, яшьләргә – медаль» – мәдәният тармагы җитәкчеләренең бәйрәм алды утырышыннан репортаж.
Мәдәният хезмәткәрләре көне алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе карамагындагы Мәдәният һәм сәнгать буенча совет эшчәнлеге кысаларында «Цифрлы трансформация чорында сәнгать һәм мәдәният» пленар утырышы узды.
Татарстанның мәдәният тармагы җитәкчеләре, утырышта катнашу өчен, Камал театрының яңа бинасындагы Утырышлар залына җыелды.Утырыш ТР Премьер-министры Ләйлә Фазлыеваның 25 мартта – мәдәният хезмәткәрләре көне, 27 мартта – халыкара театр көне һәм 30 мартта мәдәният өчен әһәмиятле көн – һөнәрчеләр көне белән котлаулардан башланды.
Ә инде сүзне Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова алгач, тема җитдиләнеп, мәдәният тармагы җитәкчеләре алдына зур бурычлар куелды.
Ирада Әюпова: «Монда мәдәнияттә озак еллар эшләгән кешеләр җыелган. Цифрлы мәдәният, мәдәнияттә цифрлар мәсьәләсе барыбызга да кагыла – театр тамашачыларына да, күргәзмәгә килүчеләргә дә... Бүгенге трансформация ул технологияләр трансформациясе генә түгел, ышаныч трансформациясе. Без бүген театрга җыелдык. Станиславский мәктәбе тамашачының актерга ышанычына нигезләнгәнен беләсез. Актер шулкадәр ышандырырга тиеш! Җырчы да, китапханәче дә, музей, кино – барысы да ышандырырга тиеш. Ә балаларыгыз сезгә һәм сезнең тәҗрибәгә түгел, интернетка ышаналар, үзләренә кирәкне «гуглить» итеп яки «Яндекс»тан эзлиләр. Шушы аудиторияне үзебезгә кайтару бик катлаулы. Чөнки без бик озак консерватив булдык. Цифровизация турында ковид чорында гына уйлый башладык – үзебезнең кирәклегебезне аклар өчен «цифрга» игътибар иттек: цифрлы контент булдыра башладык, социаль челтәрләрдә активлаштык. Ә моңарчы цифрлар һәм мәдәният параллель яши иде. Мәсәлән, безнең «Каравон»ны 25 мең кеше караса, пандемия чорында онлайн форматта миллионнан артык кеше карады.
Без беренче чиратта максатчан аудитория белән эш итә белергә, кем белән эшләвебезне аңларга тиеш. Хәзер инде яшь буын гына түгел, өлкән буын да интернетның өстенлеген аңлый. Без бу системада үзебезне дөрес күрсәтә белергә тиеш. Даими анализ булырга тиеш.
Без кирәк кадәр контент бирә алмыйбыз икән, ул контентны безнең өчен башкалар булдырачак. Әмма алар үз идеологиясен үткәрәчәк. Сыйфатлы контент булдырып, аны җиткерү юлларын да өйрәнергә тиешбез.
Этик стандартларны да онытмыйк. Моңа авторлык хокуклары да керә. Бер фирманың «Су анасы», «Шүрәле»гә хокукларны теркәве һәм бездән милли байлыгыбыз өчен акча таләп итүе – әле беренче звонок кына булырга мөмкин. Эшне УФАС карады, Роспатентта бу мәсьәләне уртага салып сөйләштек, бу тема Федерация Советында да дәвам итәчәк, чөнки законнарга үзгәрешләр кертү турында да сүз бара. Бу – озын юл. Цифрлы технологияләр мәсьәләсендә мондый хәлләр булып торачак...»
Утырышлар залында цифрлы киләчәк турында гаять җитди сөйләшү барганда, Камал театрының яңа бинасындагы Кече залда мәдәният һәм сәнгать әһелләрен, шул исәптән, Бакый Урманча премиясе лауреатларын котладылар.
Фотоларга караганда котланучылар арасында яшьләр байтак иде – аларга тәрәзәсе Кабан күленә карап торган җыйнак кына затлы залда чын медальләр тагып, чын чәчәкләр бирделәр. Ә күпчелеген өлкән буынны тәшкил иткән мәдәният учреждениеләре җитәкчеләренә яңа технологияләр турында чыгышлар тыңлаттылар. Мәскәүдән чакырылган зур белгечләр «Мәдәнияттә һәм сәнгатьтә цифрлы технологияләр һәм ясалма фәһем. Революция яки эволюция?», «Ясалма фәһем: яңа мөмкинлекләр һәм бернинди дә машиналар восстаниесе түгел», «Музей предметы һәм интеллектуаль милек: хокукый көйләүләр үзенчәлекләре» кебек темаларга саллы чыгышлар ясады.
Утырыш азагында Ирада Әюпова бу теманың гаять җитди булганлыгын ассызыклады.
Ирада Әюпова: «Безгә әле цифрлы сәнгатьнең нәрсә икәнлеген аңлау җитми. Сез бүген залларыгыз тулы дип уйлыйсыздыр. Сез сәүдә үзәкләренең тулы чакларын хәтерлисезме? Хәзер алар бушап калды, чөнки бөтенесе онлайн сатыла. 5 елдан кешеләр сезнең янга да килми башлый. Сез кирәкми башласагыз, сезне дәүләт кыскартачак. Бүген мине ишетсәгез иде. Чөнки безне кешеләргә кирәк булуыбызга карап бәялиләр. Бу – дөрес тә! Безнең бүгенге бурычыбыз – ясалма фәһемне, яңа технологияләрне союздашыбыз итү. Авторлыкны саклауны исәпкә алып, яңа компетенцияләрне исәпкә алып, яңа технологияләр һәм ясалма фәһем биргән өстенлекләрне исәпкә алып! 5-7 елдан банк системасы кешеләргә кредитны цифрлы эзен бәяләп бирә башлаячак. Сез бүген моны аңламыйсыз. Без барыбыз да цифрлы эз калдырабыз. Ул эз эшкәртеләчәк. Һәр алган әйберебез турында мәгълүмат цифрланып җыелып барачак. 5 елдан сезнең турында карар кабул иткәндә сатып алган әйберләрегезнең концепциясе, телевизордан нәрсә каравыгыз, нәрсә укугыз, интернеттан нәрсә эзләвегез исәпкә алынычак. Үзгәргән шартларда ничек яшәячәгебезне аңларга кирәк. Үзгәрешләр бик тиз бара.
Мәдәният бик тиз үзгәреш кичерә. 200 ел элек кешеләр фотога төшереп, кешенең йөзе, хәрәкәте сурәттә саклануы турында сөйләвегезне ишетеп гаҗәпкә калыр иде, бүген бу – тормышыбызның бер өлеше. Безнең алда зур эш тора, җитди каравыгызны сорыйм. Безнең тармакка хас булган өстән караусыз, цинизмсыз һәм консерватизмсыз гына. Әйе, без – гениаль, без – искиткеч. Әмма сезнең балаларыгыз һәм оныкларыгыз башкача. Мәдәниятнең кыйммәте карарлар кабул иткәндә, тормыш кыйммәтләрен билгеләгәндә тәэсир итүеннән дә тора. Без шушы катлаулы юлда берләшеп алга карап эш итәргә тиешбез».
ххх
Ирада Хафизҗановна чыгышын диктофоннан тыңлап өлешчә язып тәмамладым да, фотогалереяны карап чыктым. Фотоларны карагач, гафу итегез, залдагыларның бер өлеше өчен яңа технологияләр ватсап-статусларны карап чыгу белән чикләнмиме икән, дигән шик тә ялтырап узды. Кадрлар, кадрлар һәм тагын бер кадрлар проблемасы ярылып ята.
Ә бәлки, тест уздырып карарбыз: залда утырган хөрмәтле җитәкчеләр, үз учреждениеләренә кайткач, хезмәткәрләренә бу утырыш темасын ничек итеп җиткерерләр икән? «Яңарырга кирәк, идеяләр белән керегез», – диярләрме? Әллә үзгәрү өчен төгәл «техзадание» бирә алырлармы?
ххх
Технологияләр дигәннән, нигәдер искә төшеп китте, Мәскәүнең мәдәни телеграм-каналларында билетларны кешенең шәхесен раслаган документлар белән сатыла башлау турында фикер алышулар әле тынмады. Максат – кешеләрнең иминлеген тәэмин итү һәм алыпсатарлар белән көрәшү, дип аңлатылса да, кешеләр үзләренең персональ мәгълүматының сакланачагына ышанып билет алырмы икән, дигән шик тә белдерәләр.
ххх
Тагын сүз уңаеннан: ясалма фәһем – әйбәт нәрсә инде, ләкин Эмиль Талиповның сәхнәдә уйнавын күрү өчен, мин Кабан күле яры буйлап Такташ урамына кадәр җәяү барырга риза. Театрның ясалмаланмый торган үз фәһеме бар аның. Аны аңлаучылар элек тә бер чама иде, хәзер дә.
ххх
Әйе, безне ясалма фәһем чынбарлыгы көтә, без аңа әзер булырга тиеш. Тик нишләп яңа технологияләр турындагы утырыш яңа технологияләр кулланып, онлайн гына уздырылмады икән?.. Юк, алай булса тыңламаган булырлар иде, мөгаен, ул бөекләр, ә болай, күзләреннән күреп була – аңлыйлармы алар чыгыш ясаучыны.
Свежие комментарии