На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Корбан бәйрәме: гает намазы ничәдә башлана, нисаб күләме күпме, Тәшрик көннәре кайчан?

Быел Корбан бәйрәме 6 июньдә була. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте телеграм-каналында хәбәр ителә.

Корбан чалу нисабы – 53 мең сум.

Казанда гает тәртибе:

  • 2.00-3.00 – Коръән уку;
  • 3.00-3.30 – гает вәгазе уку;
  • 3.30 – гает намазы;
  • 3.40 – хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә.

Тәкбир әт-Тәшрик көннәре: 5, 6, 7, 8, 9 июнь.Бу көннәрдә (5 июньдә иртәнге намаздан башлап 9 июньдә икенде намазын кертеп), фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр), сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә:

«Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд».

Ирләр тәкбирне тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә.

Корбан чалу 8 июньдә кояш баеганчыга кадәр дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх