На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Украина нацистларының чираттагы җинаяте»: ЛНРда 6 кеше һәлак, шуларның икесе – журналист

24 март көнне Луганск Халык Республикасының Кременск районы Михайловка бистәсендә булган коточкыч фаҗига бөтен ил халкын тетрәндерде. Украинаның Кораллы формированиеләре һөҗүме нәтиҗәсендә журналистлар һәм гади халык һәлак булды.

«Украинаның Кораллы формированиеләре тарафыннан атыш нәтиҗәсендә, беренчел мәгълүматлар буенча, «Известия» МИЦ журналисты, «Звезда» телеканалының төшерү төркеме хезмәткәрләре, шулай ук башка гражданнар һәлак булды», – дип сөйләде Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко.

ЛНР территориясендәге вакыйгаларны яктыртып, үз эшләрен башкарган ММЧ вәкилләре максатчан атыш корбаннары булган.

Журналистлардан тыш, һөҗүм нәтиҗәсендә, тыныч халык арасында да һәлак булучылар, җәрәхәтләр алучылар бар, алар арасында балигъ булмаган бала дә бар. ЛНР башлыгы Леонид Пасечник, 14 яшьлек яшүсмер кыйпылчык җәрәхәтләре алган, дип ачыклык кертте. Баланы оператив рәвештә медицина учреждениесенә китергәннәр, анда аңа кирәкле ярдәм күрсәтелгән.

Россиянең Тикшерү комитеты, кичекмәстән, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 3 маддәсе буенча җинаять эше кузгатты – «Үтерү», «Аңлы рәвештә чит милекне юк итү яки зыян китерү», шулай ук «Журналистларның законлы һөнәри эшчәнлегенә каршы тору».

Тикшерү булган хәлнең шартларын һәрьяклап тикшерергә, җинаятькә катнашы булганнарны ачыкларга һәм аларны закон нигезендә җаваплылыкка тартырга вәгъдә итә. Моның өчен төрле профильле белгечләр җәлеп ителгән, экспертизалар үткәрелә, шаһитлар сораштырыла.

Ссылка на первоисточник
наверх