Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның кызлары, бәләкәй Нәзирә, әнисе янына сәхнәгә чыккан да, тамашачыны шаккатырган.
«Сорап та тормады, әнисе янына сәхнәгә чыгып китте Нәзирә», – дип яза баланың әтисе. Бәләкәч һич кенә дә каушап калмый, чыга да, әнисен кочаклап ала. Зөлфирә алдында эшләп торган вентилятор янына килеп баскач: «Монда җил исә», – ди кызчык.
Нәзирә тамашачыга шигырь дә сөйләп бирә. Халык аны бик җылы каршы ала.Видео астында комментарий калдыручылар да сокланган.
И-и-и Аллам, яңа туган иде бит! Инде концертта шигырь сөйләп йөри. Күз тимәсен үзенә! Булачак артист;
Алма агачыннан ерак төшми инде, афәрин!
Ике талант иясеннән туган бала талантлы булмый калмас инде. Бер үк күз тия күрмәсен, – дип бик матур теләкләр язып калдырганнар.
Свежие комментарии