На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«ГМО – мифмы яки яшерелгән куркынычмы?» – Табиб фикере

Күпләр ГМО темасына шикләнеп, кайчакта курку белән карый. Кешеләрнең борчылуы нигезлеме? Мондый ризыкларны азык итеп куллану җитди авырулар китереп чыгарамы? Бу турыда «Татар-информ»га Республика клиник хастаханәсе табиб-гастроэнтерологы Алинә Хәсәншина сөйләде.

«Ашкайнату системасы авырулары ГМО аркасында түгел, ә дөрес тукланмау, стресс һәм инфекцияләрдән килеп чыга»

Генетик модификацияләнгән организм – ГМО, заманча биотехнологияләр ярдәмендә генетик материалы үзгәртелгән үсемлек, хайван яки микроорганизм ул.

«Организмнарның ДНКсына үзгәрешләр уңышны, корткычларга һәм корылыкка чыдамлылыкны арттыру өчен кертелә. Гомумән геннар инженериясе яхшыртылган продуктларны тиз җитештерүгә ирешергә мөмкинлек бирде. Шуның нәтиҗәсендә планетада саны арта барган халыкны, бигрәк тә ярлы төбәкләрдәге кешеләрне туендырып була», – дип сөйләде Республика клиник хастаханәсе табиб-гастроэнтерологы Алинә Хәсәншина.

Дөньяда прогресска карамастан, ачлыкка дучар булган илләр бар. Геннар инженериясе нәкъ менә шушы проблеманы хәл итәргә омтыла. Әмма ГМОлы продуктларга каршы килүчеләр дә бар – еш кына массакүләм мәгълүмат чараларында без аларның зыяны турында фикерләр ишетәбез.

«Бүгенге көндә күпчелек Халыкара тикшеренүләр, шулай ук Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының рәсми мәгълүматлары ГМОның организм сәламәтлеге өчен һәм аерым алганда ашкайнату системасы сәламәтлеге өчен куркыныч булуын расламый. Әмма фән ген модификацияләренең йогынтысын өйрәнүне дәвам итә. Хәзер зарарлы нәтиҗәләр юк дип ышанып әйтергә була», – дип билгеләде белгеч.

Кайбер кешеләрдә, табиб әйткәнчә, ризыкка шәхси реакцияләр булырга мөмкин. Кагыйдә буларак, бу – ГМО булган продуктлар белән түгел, ә конкрет аксымнарга аллергия белән бәйле.

«Үземнең табиб-гастроэнтеролог тәҗрибәсендә мин ашказаны-эчәклек трактында ГМО китереп чыгарган авырулар белән очрашмадым.

Гадәттә, ашкайнату белән бәйле проблемалар башка факторлар аркасында килеп чыга: балансланмаган туклану, стресс, инфекцияләр, теләсә нинди азыкка аллергия. Боларның йогынтысы бәхәссез һәм исбатланган. Авыруның сәбәпләрен табу өчен, пациентның рационын, аның ашау гадәтләрен, туклану режимын, физик активлыгын өйрәнергә кирәк», – дип саный табиб.

Гастрит һәм җәрәхәт (язва) булган кешеләр, табиб сүзләренчә, ГМОлы продуктларны тыныч кына ашый ала. Шул ук вакытта алар, авыру кискенләшкәндә, табиб киңәш иткән туклану кагыйдәләрен һәм принципларын үтәргә тиеш. Берничә тапкыр аз порцияләр белән туклану, температура режимын үтәү тәкъдим ителә: бик кайнар һәм бик салкын продуктлар ашарга ярамый.

Фото: © «Татар-информ», Алексей Мальгавко

«Ризыкта ГМО булса, сез моны төргәктә күрерсез»

Кибетләрдә генетик модификацияләнгән продуктлар бүген аз түгел. Бу ярымфабрикатлар – пилмән, өчпочмак һәм котлет составына керә торган соя продуктлары. Бу – кукуруз сиробы, ул татлы эчемлекләр, камыр ризыклары составына керә. Бу – крафт мае, туңдырма, шоколад, он, бәрәңге, томатның кайбер төрләре.

«ГМО нигездә АКШ, Кытай, Бөекбритания, Канадада җитештерелгән чит ил товарларында очрый. 2016 елдан Россиядә закон дәрәҗәсендә ГМО белән товарлар чыгару тыелган. Үзебезнең продуктларда бу организмнар юк, әмма импортлау тыелмаган. Әгәр кулланучы ГМОга шикләнеп карый икән, ул сатып алганчы продуктның составын игътибар белән өйрәнергә тиеш», – дип сөйләде гастроэнтеролог.

2018 елдан Россиядә геннар белән модификацияләнгән организмнар булган продукцияне мәҗбүри маркировкалау турындагы карар үз көченә керде. Җитештерүчеләр, әгәр продукттагы микъдары 0,9%тан артыграк булса, төргәккә «ГМО» тамгасын куярга тиеш.

Гомумән, һәр сатып алучы сатып алган әйберенә җаваплы карарга тиеш. Кибет киштәләрендә сайлау киң. Аллергик реакцияләре булган кешегә соя һәм кукуруз алмау хәерле. Организмның реакциясен күзәтегез. Әгәр продуктны кулланганнан соң уңайсызлык кичерсәгез – эч кабарса, аппетит югалса, күңел болганса, костырса – бу ризыкны рационнан алып атыгыз. Табиблар яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга, сыйфатлы аксымнарга һәм клетчаткага басым ясарга киңәш итә.

«ГМОлы һәм составында ГМО булмаган продуктлар арасында туклыклы матдәләрне үзләштерүдә аерма юк. Бу – тикшеренүләр белән расланган», – дип аңлатты Алинә Хәсәншина.

Фото: © «Татар-информ», Алексей Мальгавко

ГМО онкология барлыкка килү куркынычын арттыра, дигән мәгълүмат шулай ук ялган булып чыкты. ГМОдан яман шешләр үсә дип әйтү расланмады.

«Генетик модификацияләр турында шау-шу мутацияләр куркынычы белән бәйле. ГМО белән продуктлар моңа турыдан-туры йогынты ясый алмый, алар ДНК белән реакциягә керми. Бәлки, кайчан да булса, генетиклар мутацияләр барлыкка килергә мөмкинлеген исбатларлар, әмма бу – озак вакытлы перспективаны тикшерү», – диде Алинә Хәсәншина.

Гастроэнтеролог пациентлары ГМО темасы белән төрлечә кызыксына. 45 яшькә кадәрге актив кешеләр «геннар белән модификацияләнгән продукцияне кулланырга мөмкинме, һәм бу киләчәк буынга ничек йогынты ясаячак» дип еш сорый.

«Мин ГМОга бик уңай карыйм. Нигә? Чөнки алар составында витаминнар, туклыклы матдәләр микроэлементлары югары булган продуктлар булдырырга ярдәм итә алалар. ГМО – ул ризыкны һәркем файдалана алырлык итү ысулы», – дип йомгаклады гастроэнтеролог.

Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов

 

Ссылка на первоисточник
наверх