На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Дихлофос аркасында гаиләдәге бөтен бала үлеп беткән

Красноярск краеның Красная Сопка авылында яшәүче гаиләдә берьюлы 4 бала агуланып үлгәнен язган идек.

«SHOT Проверка» телеграм каналы Красноярск краендагы гаилә «Варан» дихлофосы белән агуланган булырга мөмкин, дип яза. Бу – хәзер төп версия. Ата-аналар йортны бөҗәкләрдән даими эшкәртеп торганнар, бүлмәләрне начар җилләткәннәр.

Соңгы тапкыр өйдә чебен агуын 20 сентябрьдә сипкәннәр. Икенче көнне иртәнге алтыда, беренче булып балалар уянган һәм алар эч авыртуына зарланган. Кечкенә кызлары – 6 яшьлек Арина әтисе аны хастаханәгә алып китү өчен машинасына кадәр күтәреп барганда ук аңын югалткан. Аннары барысы да аңын югалта. Төнлә гаилә дихлофосның агулы парлары белән сулаган булырга мөмкин.

Пилмән һәм ялгыш пестицидлар салынган тавык белән агуланганнар дигән версия расланмаган. Һәлак булган кызларның берсенең һәм әтисенең әзер булган анализларында бөҗәкләргә каршы кулланыла торган порошок эзе табылмаган. Балаларның әниләре Красноярск фермасында сыерларны ясалма рәвештә аталандыру технигы булып эшләгән. Ул аннан корткычларга каршы кулланыла торган чараларны өенә дә алып кайткан.

Ир белән хатын хәзер хастаханәдә тернәкләнә. Кичә алардан сорау алганнар. Йөклелекнең соңгы аенда булган Виктория елаудан туктый алмый. Парның дүрт баласы да һәлак булган.

Ссылка на первоисточник
наверх