22 июльдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез һәм кич кайбер районнарда яшенле яңгыр, боз явуы ихтимал. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +14.
.+19˚, көндез +25..+30˚ градус.Кимүче ай, ай кысла йолдызлыгында.
Кабаттан редис чәчү өчен уңышлы көн. Уңыш биреп бетергән бакча җиләген эшкәртергә була. Гөмбәчек һәм бактерияле авыруларны кисәтү өчен кыяр, помидор түтәлләрен эшкәртергә кирәк.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии