На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Марат Яруллин концертында шаккатмалы хәл булган

Марат Яруллинның Төмәндәге концертында шаккатмалы хәл булган. Җырчыларның концертларында яшь парларның кавышуы гадәти күренеш, халык моңа ияләнгән. Рәхәтләнеп алкышлыйлар да егет белән кызны, бәхет теләп, кире залга озаталар. Ә мондагы мәхәббәт тарихы бөтенләй көтелмәгән борылыш ала. Тамашаның нәкъ кызган мизгелендә сәхнәгә бер кыз менә һәм егетенә тәкъдим ясыйсы килүен әйтә.

Марат Яруллин мондый кыюлыктан үзе дә шок хәлендә кала. «Алай да буламыни? Ә ул үзе тормоз что ли?», – дип, кызның егетен дә сәхнәгә чакырып менгерә. Кыз егетенә тезләнеп тәкъдим ясый.

«Братан, мин нәрсә әйтергә дә белмим. Син аз гына ялындыр инде, ичмасам», – ди җырчы. Егет, мөгаен, бу концертка ник килгәненә мең тапкыр үкенеп: «Мин уйларга тиеш», – дип җавап кайтара.

Кызның Лена исемле булуы да җырчыны аптырашта калдырган. «Син нишләп йөрисең минем концертта?» – ди ул аңа.

«Менә шулай да була. Бу нормаль күренешме? Ничек уйлыйсыз?» – дип сораган аудиториясеннән Марат Яруллин.

 

Ссылка на первоисточник
наверх