На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Өй шартларында колбаса ясау рецепты

Минзәлә районы Тауасты Байлар авылы китапханәсе мөдире Маргарита Гәрәева өй шартларында колбаса ясау рецепты белән уртаклашты, дип яза «Минзәлә» сайты.

«Беренче тапкыр гына ясап карасак да, нәтиҗәсе бик куандырды», – дигән уңган хуҗабикә.

Итне яхшылап юарга. Иттарткычның эресеннән (өчлесеннән) чыгарырга.

Вак итеп турарга да мөмкин. 3 кг иткә 30 гр аш тозы, 30 гр нитрит тозы, 6 гр шикәр комы, 300 гр су, 18 гр колбаса приправасы. Шушыларны салып, яхшылап болгатырга. 5 сәгатькә суыткычка куярга. Соңыннан «колбаса өчен» дигән тышлык эченә (оболочкага) тутырырга. Баш-башларын бәйләп, вертикаль рәвештә бер тәүлеккә суыткычка элеп куярга.

Суыткычтан алып, 4 сәгать бүлмә температурасында тотарга һәм духовкага куярга. Духовканың температурасы башта 60 градус, соңыннан 80 градус булырга тиеш. Духовкадан алгач, 5 минут салкын суда тотарга кирәк.

Фото: © Маргарита Гәрәева

 

Ссылка на первоисточник
наверх