На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Бик тәмле алма бәлеше һәм пәрәмәче рецепты

«Бик тәмле, күбек кебек, сусыл була. Бу – үземнең рецепт», – дип яза Нәсимә Арсланова «Арча хәбәрләре» сайтында.

Камырга эчлек алдан ясала. Алма дүрткә бүленә, үзәге алына да, әз генә су салып, каплап пешерелә.

Камыр өчен 1 аш калагы коры чүпрәне 50 грамм җылы су, 1 чәй калагы шикәр комы салып кабартырга куярга.

Чүпрә болгаткан саен кабарып тора торган булганчы кабат-кабат бутап торырга кирәк.

1 стакан сөт, 150 грамм ак майны ут өстендә эретергә, шунда калак очы белән тоз, 3 аш калагы шикәр комы, якынча 450 грамм он салырга була. Онны аз-азлап салып болгатырга, камыр бик тыгыз булмасын.

«Пирог, пирожкилар ясаганда гына эчлекнең өстенә шикәр комы сибеп ясыйм, алдан салсаң суга әйләнә», – ди Нәсимә ханым.

Фото: © https://arskmedia.ru/

 

Ссылка на первоисточник
наверх