На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

«Сагындырма инде шулкадәр» – Руслан Кираметдинов тагын Лилия Гатина янәшәсендә

Җырчы Руслан Кираметдинов сторисларында «Чаллы ТВ» телеканалы алып баручысы Лилия Гатина белән төшкән фотосын күрсәтте. Эш шунда, җырчы инде берничә тапкыр социаль челтәрләренә Лилия Гатина белән араларында нидер булуга ишарә ясаган иде. Чаллыда узган чараларда аларны бергә күрүчеләр булды. Лилия белән фотолары янына мәхәббәт-сөю турында шигырьләр, җырлар куйды.

Җырчының кичә Лилия белән куйган фотосы янында да Салават Фәтхетдинов репертуарыннан «Кермә төшләремә» дигән җыр уйный. Анда: «Сагындырма инде шулкадәр», – дигән юллар бар.

  • «Бик матурлар, сөбханалла!» – Руслан Кираметдинов сөйгән ярын күрсәткән?!

Әмма бу фотоларны Руслан тамашачыларын кызыксындыру, «кыздырып җибәрү» максатыннан гына урнаштыра, дигән шик тә бар. Чөнки әле күптән түгел генә җырчының аккаунтында икенче бер кыз белән төшкән фотосы да пәйда булган иде. Ул чибәр кыз янәшәсендәге фотосын җырчы: «Бәхетемә көнләшмәгез», – дип шәрехләде. Җырчының күпсанлы фанатлары мондый парлы фотоларны бик яратып кабул итә, Русланны «өйләндереп куя», аңа мәхәббәтле гомер һәм мәңгелек мәхәббәт тели башлый.

  • «Бәхетемә көнләшмәгез»: Руслан Кираметдиновның шәхси тормышында зур яңалык

 

Ссылка на первоисточник
наверх