На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Дәүләт Советына сайлау бюллетеньнәре районнарга җибәрелә башлады

Татарстан парламентына сайлауларда тавыш бирү өчен бюллетеньнәр бүген территориаль сайлау комиссияләренә җибәрелә башлады. «Идел-Пресс» Полиграфия-нәшрият комплексында республикадагы сайлаучылары санына туры килгән күләмдә, республика сайлау округы буенча тавыш бирү һәм бермандатлы сайлау округларында кандидатлар өчен тавыш бирү өчен бюллетеньнәрнең ике тиражы әзерләнде.

«Махсус элемтә» хезмәткәрләре бюллетеньнәрне 1 сентябрьгә кадәр республиканың муниципаль районнарына илтәчәк.

"Һәр бюллетень сайлау комиссиясенең ике әгъзасының имзасы һәм мөһер белән расланган булачак".

Фото: Михаил Захаров / "Татар-информ"

«Бер бюллетень ачык яшел төстәге саклау рәсеме булган кәгазьдә бастырылды – ул республика сайлау округы буенча тавыш бирү өчен, ә икенчесе – ачык алсу төстәге саклау челтәре булган кәгазьдәгесе – бер мандатлы округларда тавыш бирү өчен кулланыла. Моннан тыш, һәр бюллетень сайлау комиссиясенең ике әгъзасының имзасы һәм мөһер белән расланган булачак», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«9 көн дәвамында без тәүлек әйләнәсе эшләдек. Бюллетеньнәр ясау өчен без махсус кәгазь һәм буяу, махсус технологияләр кулландык. Болар барысы да чит-ят тыкшынуларны булдырмас өчен эшләнелә. Бастыру һәм кисү барышында бракка чыгарылган бюллетеньнәр дә булды – болар бик аз санда, бер проценттан кимрәк. Алар юкка чыгарыла, макулатурага турала. Шуннан соң имза һәм мөһер сугылган махсус акт төзелә...» – дип сөйләде «Идел-Пресс» генераль директоры Әнәс Әскәров.

8 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда яшәүче өч миллион кеше яңа сигезенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашу хокукына ия.

Сайлау участоклары иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр эшләячәк.

 

Ссылка на первоисточник
наверх