На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Эчәкләре яраланып беткән». Болгарка белән корсагын ярган бабай хастаханәгә үзе килгән

Мәскәү өлкәсендә яшәүче ир-ат болгарка пычкысы белән корсагын кискән. Аннары ул табибларга үзе мөрәҗәгать итәрлек көч тапкан. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

83 яшьлек ир-атның корсагында ачык яра була. Ул болгарка пычкысы белән эшләгәндә саклагыч тышчасын алып куя һәм зуррак диаметрлы лезвие урнаштыра.

Аннары шул лезвие ир-атның корсагына тия.

Шулай да бабай «ашыгыч ярдәм» чакырып тормый, хастаханәгә үзе килә. Корсагындагы яраны тукыма кисәге белән каплап куйган. Травма бик җитди була, диелә хәбәрдә.

Табиблар ачыклаганча, ир-атның нечкә эчәклегендә бик күп яралар була, аларны тегәләр, эчәклекнең 30 см өлешен кисеп ташларга туры килә. Операция 3 сәг чамасы була.

Ул берничә көн реанимациядә яткан, хәзер өйдә дәваланырга җибәргәннәр, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх