
Курган өлкәсендә бергә торган хатынын һәм аның 2 баласын яндырып үтергән 24 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Ул хатынның өенә бензин сипкән һәм ут төрткән. Бу хакта Тикшерү комитетына сылтама белән «Рен-ТВ» яза.
Фаҗига 7 октябрьдә Шатрово муниципаль округының Смолина авылында булган.
«24 яшьлек ир-ат бергә торган хатыны белән ачуланышкан һәм аның йортына бензин сипкән, ә аннары ут төрткән.
Ир-ат исерек булган», – дип хәбәр иткәннәр Тикшерү комитетында.Янгында 1967 елгы хатын-кыз һәм аның 2 баласы һәлак булган. Тагын 1 бала исән калган, аны җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киткәннәр.
Җинаять эше ачылган.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии