Татарстанның Кайбыч районында М12 трассасында юл-транспорт һәлакәтендә ике хатын-кызның гомере өзелгән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Якынча мәгълүматлар буенча, Kia машинасының 20 яшьлек йөртүчесе дистанцияне сакламаган һәм алдан баручы ярымприцеплы Sitrak автомобиленә бәрелгән.
Авариядә Kia автомобиленең ике пассажиры урында ук үлгән. Алар иминлек каешларын эләктермәгән булган һәм бәрелешү аркасында автомобиль салоныннан очып чыккан. Kia йөртүчесе һәм тагын бер пассажир җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.
Юл-транспорт һәлакәтеннән соң, прокуратура тикшерү башлаган. Хәлне ачыклау өчен вакыйга урынына Кайбыч районы прокуроры Игорь Осипов та барган.
Свежие комментарии