«Комсомольская правда» радиосы алып баручысы Михаил Антонов вафат булган. Бу турыда РИА Новости яза.
«Михаил Антонов вафат булды. Миша — ул безнең радионың тавышы гына түгел иде. Ул безнең радиостанциянең җаны булды һәм шулай булып калачак.
2009 елның 16 февралендә 97.2 FM ешлыгында нәкъ менә Антонов: «Исәнмесез-исәнмесез, дуслар, эфирда «Комсомольская правда» радиосы», — дип әйтте, — дип хәбәр ителә басманың Telegram-каналында.
Антонов медицина училищесын тәмамлаган, фельдшер булып эшләгән, армия хезмәтен Чечнядә медицина ротасында үткән. «Комсомольская правда» радиосында ул «Дежавю», «Был бы повод», «Настоящий хит-парад» кебек тапшырулар алып барган.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии