На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Мәскәү өлкәсенә дроннар һөҗүм иткән: ике кеше һәлак, дистәләгән кеше яраланган

Узган төндә һава һөҗүменә каршы оборона чаралары Россиядә 337 Украина дронын бәреп төшергән. Бу хакта Оборона министрлыгына сылтама белән РИА Новости яза.

Барыннан да күбрәк – 126 дрон Курск өлкәсендә юкка чыгарылган. Мәскәү өлкәсендә 92, Брянск өлкәсендә 38, Белгород өлкәсендә 25 дрон бәреп төшерелгән.

Шулай ук Рязань өлкәсендә 22, Калуга өлкәсендә 10, Липецк һәм Орел өлкәләрендә 8әр дрон юк ителгән. Моннан тыш, Воронеж өлкәсендә алты һәм Түбән Новгород өлкәсендә өч дрон бәреп төшергәннәр.

Дроннарның массакүләм һөҗүмендә Липецк өлкәсендә бер кеше яраланган, дүрт машинага зыян килгән, дип хәбәр итә өлкә губернаторы.

Мәскәүдә йөзләгән беспилотник бәреп төшерелгән, дип хәбәр иткән Мәскәү мэры Сергей Собянин. Ул ПВОларгы эшләре өчен рәхмәт тә әйтте.

Мәскәү өлкәсенең Видное шәһәрендә БПЛА һөҗүменнән соң алты кеше, шул исәптән бала да зыян күргән. Аларның тормышына куркыныч янамый, дип хәбәр итте өлкә губернаторы Андрей Воробьев. Соңрак хастаханәдә бер ир-атның һәлак булуы билгеле булды.

Шулай ук ул Домодедовода бер ир-атны һәлак булуын, тагын ике ир-атның зыян күрүен дә расланган.

Беспилотниклар һөҗүменнән соң Домодедовода парковкада 20 автомобильгә ут капкан.

Соңрак билгеле булганча, беспилотникларның массакүләм һөҗүменнән соң Видное, Раменское һәм Домодедовода зыян күрүчеләр саны 20 кешегә җитте. Яраланучылар арасында өч бала да бар.

Ссылка на первоисточник
наверх