
Җырчы Рафис Кәлимуллин юлларда гел маҗаралы хәлләргә очрап тора. Әле күптән түгел генә аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатып, машинасының «тонировка»сын салдырырга мәҗбүр итүләре хакында язган идек. Инде чираттагы күңелсез хәл – юлда чакта җырчының машина өстенә куела торган багажнигы ачылып, ватылган. Эчендәге бөтен әйберләре төшеп калган.
Рафис Кәлиуллинның төркемендә эшләүче егет-кызларга, йөгерә-йөгерә, юл тутырып яткан әйберләрне җыярга туры килгән.«Менә шулай була ул багажникны бикләмәсәң. Ярар, күрәчәктер инде. Нәрcә дөбер-шатыр килде дип торам. Барып төште Саба юлында. Моны хәзер ташлап кына калдырабыз инде», – дип сөйләгән артист.
Социаль челтәрдәге дуслары бу хәлне көлкегә алганнар.
«Син берәр кайчан кешечә йөри беләсеңме ул?»;
«Нинди тизлектә бардыгыз соң? Нигә ачылды икән?»;
«Син маҗараларсыз яши алмыйсың бугай»;
«Әбәдләр, кичке ашлар, үрдәкләр, тавыклар очты-очты», – дип яза алар.
«Иң мөһиме, баш исән булсын, брат», – дип тә тынычландырганнар аны.

Свежие комментарии