На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Роза Сябитова «VK Fest»та: «Хатының татар булудан да яхшырак бүләк юк!»

29 июньдә Казанда узган VK Fest фестивалендә телевидение алып баручысы һәм яучы Роза Сябитованың «Икенче яртыңны ничек табарга» дигән темага лекциясе булды. Лекциягә кадәр ике сәгать алдан мәйданчык янында шәхси тормышка кагылышлы киңәшләр алырга һәм «Давай поженимся» программасы йолдызын үз күзләре белән күрергә теләүчеләрдән чират тезелгән.

«Хатының татар булудан да яхшырак бүләк юк!» – диде Роза Сябитова, дип яза «Татар-информ».

Никахлашу агентлыгына нигез салучы Роза Сябитова лекциядән соң тәэсирләре белән уртаклашкан.

«Мине чакырдылар, моңа күңелем булды – монда яшьләр, ә мин алар белән эшләргә яратам. Залда кызларның күп булуы һәм аларның игътибар белән тыңлаулары аеруча сөендерә. Димәк, гаилә, кияүгә чыгу, идеаль партнер эзләү һәм шәхси тормыш белән карьераны берләштерү темалары элеккечә актуаль», - ди Сябитова.

Роза Сябитова 30 ел танышулар өлкәсендә эшләгәндә күзәтүләренә нигезләнеп әйткәнчә, «барлык буын хатын-кызлары көчле сыйфатлы мөстәкыйль ир-ат турында хыяллана, ә ир-атлар кызларда яшьлек һәм матурлыкны бәяли. Әгәр берәр нәрсә җитми икән, тигезлек принцибын үтәү мөһим», – ди ул.

«Мөнәсәбәтләрне саклауның уникаль ысулы юк, аларны сакларга теләгән кешеләр бар», – дип өсти Роза Сябитова.

Тамырлары татар булган алып баручы Казан турында да җылы сүзләр әйтте. «Мин беренче буында Мәскәү кызы, ләкин минем өчен Татарстан - кече Ватаным. Монда барысы да якын, бигрәк тә тел. Монда өч көн торсам - иркен аралаша башлыйм. Ә оныгым, әле кечкенә булса да, мине «әби» дип атый. Татар хатын-кызлары – безнең генетик дәрәҗәдәге горурлыгыбыз!

» - ди ул.

Сябитова милләте белән горурлануын һәм яшьләрнең гаилә традицияләрен саклап калырга омтылуларын күреп шатлануын әйтте, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх