На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Яшьли вафат булган музыкант Артур Кусимов каберенә һәйкәл-таш куелган

32 яшендә арабыздан киткән музыкант, җырчы Артур Кусимовның каберенә һәйкәл-таш куелган. Бу хакта аның иҗатташ дусты Элвин Грей хәбәр итә. Артур Кусимов – 2015 елдан алып Элвин Грей лейблында эшләгән, аның күпсанлы гастрольләренә иң беренчеләрдән булып кушылган артист.

«Вакыт тиз уза. Тиздән синең безнең арабыздан китүеңә дә бер ел була.

Без бүген музыкантлар һәм командабыз белән Артурның туган ягына җыелдык. Биредә аның әнисе, сеңлесе, якын дуслары, туганнары», – дип яза җырчы.

Элвин Грей сүзләренчә, Артурның һәйкәле аның тормышта нинди булганыгын күрсәтеп тора. «Иҗади, музыкаль, талантлы һәм яшь… Без аны һәрвакыт шундый итеп истә тотарбыз. Артурның барлык якыннарына зур рәхмәт. Рәхмәт сиңа, Кусим, барысы өчен дә. Тыныч йокла», – дип яза артист.

Артур Кусимов узган ел йөрәк авыруыннан вафат булды. Музыкантның кабере - Башкортстанның Әбҗәлил районы Әскәр авылында.

Элвин Грей куйган фотолардан күренгәнчә, һәйкәл куйганнан соң Артур Кусимов рухына багышлап Коръән ашы да уздырылган.

  • Элвин Грей төркемендә эшләгән Артур Кусимов вафат
  • Артур Кусимов белән бәхилләшү чарасында Элвин Грей: «Аннан бер начар сүз ишеткән булмады»
  • Мәрхүм Артур Кусимовның дуслары: «Сөйләшергә җитешмәдек, гафу ит трубканы алмаганга»

 

Ссылка на первоисточник
наверх