На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Укытучыларга яңалык: эш күпмедән артмаска тиеш?

РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов Төньяк Кавказ федераль округы субъектларында мәгариф өлкәсендәге мәсьәләләргә багышланган киңәшмә барышында укытучыларның эш йөкләмәсен бүлүгә игътибарлырак карарга кирәклеге турында белдерде. Бу хакта «Газета.ру» яза.

«Мәгариф министрлыгы башлыгы педагогик кадрлар белән бәйле мәсьәләләргә аерым тукталды.

Ул укытучыларга йөкләнешне нормага китерү кирәклеген ассызыклады. Йөкләнеш 1,4 ставкадан артмаска тиеш, дип белдерде». Бу хакта очрашу нәтиҗәләре буенча релизда язылган.

Шулай ук Кравцов җыелучыларның игътибарын мәктәп хезмәткәрләренең хезмәт хакы турындагы мәсьәләне тикшерүгә юнәлтүне сорады.

Ведомство җитәкчесе хезмәттәшләрен мәгариф өлкәсендә яңа объектлар төзүгә, мәктәпләр һәм балалар бакчаларын капиталь ремонтлауга зур игътибар биргәннәре өчен мактады.

 

Ссылка на первоисточник
наверх