На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Эльмира Кәлимуллина гаиләсе яңа йортларына күченә алмый: «Ел ярым инде суд бара»

Җырчы Эльмира Кәлимуллина гаиләсе инде күптән төзелеп беткән йортларына күченә алмый. Ремонт ясаучылар җибәргән хаталар аркасында, күченү кебек күңелле мәшәкатьләрне аларга ел ярымга чигереп торырга туры килгән.

«Минем хыялым Мурад туганчы ук үз йортыбызга күченү иде. Ләкин подрядчигыбыз мине бу хыялдан мәхрүм итте.

Хәзер бу турыда факт итеп кенә язам, чөнки барлык борчылуларым инде үткәндә калды. Бу ситуаигә карата аклау сүзләре эзләсәм дә, ни өчен шулай килеп чыгуына төгәл җавап таба алмадык. Ләкин ел ярым көтеп яшәү, йортыбызга күченә, ремонт эшләре башлый алмау һәм ел ярым суд бару факты бар. Бу бик ардыра…

Йортыбызга кергән саен, ремонттагы төгәлсезлекләрне күреп йөрәгем кысылып куя иде. Чөнки ул төгәлсезлекләр булганда йортка күченеп булмый, бу тормыш өчен куркыныч.

Иң куркыныч зона - санузел. Безнең плитәләр зур - 80/60 размерлы. Аларның эчендә бушлык калган. Димәк, алар теләсә-кайсы мизгелдә ваннага яки берәрбезнең өстенә төшәргә мөмкин иде», - дип аңлаткан җырчы бу ситуацияне.

Шулай да «боз эрергә» тора. Җырчы шушы көннәрдә яңа йортларында ремонт башланачагы турында да яза. «Мин моңа ышана да алмыйм», – дип шатлыгы белән уртаклашкан Эльмира.

 

Ссылка на первоисточник
наверх