На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Әнисе белмәгән?» Әниле-кызлы Россия туристлары Төркиядә яңа туган сабыйны ташлап киткән

Төркиянең Анталья шәһәре аэропортында яңа туган баланы ташлап калдырган ике Россия кешесен тоткарлаганнар. Биредәге аэропорт хезмәткәре бәдрәфтә яңа туган сабый табып ала. Баланы Мәскәү өлкәсенең Электросталь шәһәрендә яшәүче 18 яшьлек турист Екатерина тудырган. Бирегә ул анасы Елена белән килгән булган.

Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Бәхеткә, бала исән кала. Екатерина белән Елена бәдрәфтән чыгып китеп, 12 минут узуга, сабыйны җыештыручы хатын күреп ала. Хатыннарны камералар аша табалар. Алар бу вакытта Мәскәүгә очып китүне көтеп утыра. Тик аларны тоткарлыйлар.

«Алар хәзер Төркиядә, әлегә элемтәгә чыга алмадым. Консул белән сөйләштем. Ул хастаханәгә барган, хатынымны прокуратурага алып киткәннәр. Мин кызымның авырлы булуын белмәдем дә. Иминиятчеләр шалтыраткач кына белдем. Хатыным да белмәгәндер, ул белгән булса, алар анда бармас иде», – ди Екатеринаның атасы.

Катя тулы гәүдәле булганга, ата-анасы аның авырлы булуын аңламагандыр. «Ул көллияттә укый, бар да яхшы. Урамга чыкса да, 22.00 сәгатьтә гел өйдә булды. Безнең белән яши», – ди ул.

Баланың атасы дип фаразланган егетне ул берничә тапкыр күргән – егет кунакка килгән булган. Ул да Катя кебек студент, Ногинскида укый.

Екатеринаның гаиләсе яхшы. Әнисе коррекция мәктәбендә укытучы, педагоглык стажы бар, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх