На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...
  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...

Яз көне пион куагын нигә гуматлар белән эшкәртәләр?

Чалмабаш, ягъни пион – җәй башында бакчада хуш исләр таратып утыра торган купшы чәчәкләрнең берсе. Кыштан соң бу чалма чәчәк тизрәк тернәкләнеп китсен өчен нинди тәрбия күрсәтергә соң?

Пион бер урында 10-15 ел әйбәт кенә үсәргә мөмкин. Аннары аның төбен бүләргә, куакны яңартырга киңәш ителә. Бу эшне җәй азагында – август уртасыннан сентябрь уртасына кадәр аралыкта башкаралар.

Яз исә – тамырларына һава һәм су үтеп керә алсын өчен, чәчәк төпләрен чистарту, йомшарту вакыты.

Чәчәкнең төбен чистартканда, кипкән сабаклардан арындырганда сак булу сорала, чөнки баш төртергә җыенган бөреләргә зыян китерү куркынычы бар. Соң чәчәк ата торган сортлар яфракны да соңрак чыгара, шуңа күрә яңа сабаклар күренми торса, борчылыр сәбәп юк.

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ белгечләре чалма чәчәкне яз һәм җәй дәвамында 3-6 тапкыр гумат белән эшкәртергә киңәш итә.

Пион төбенә сибү өчен: 5 литр суга 100-200 миллилитр гумат салып бутарга – әлеге катнашма 1-2 куак төбенә сибәргә җитә.

Пион куагына сиптерү өчен: 1 литр суга 20-40 миллилитр гумат салып бутарга – әлеге катнашманы сабак һәм яфракларга сиптерергә.

Гуматны органик ашлама дип уйлаучылар бар, тик бу – дөрес түгел. Гуматлар – табигатьтә үсемлекләргә үсәргә көч бирә торган матдәләр. Алар туфракта үсемлекләрнең клетчатка матдәләре таркалу нәтиҗәсендә барлыкка килә торган гуминлы кислоталарның натрий һәм калий тозларыннан гыйбарәт. Ул туфракның структурасын яхшырта, уңдырышлылыгын арттыра, файдалы микроорганизмнарга үрчергә булыша. Экологик яктан чиста матдә санала: үсемлекләрдә тупланмый һәм кешегә зыян китерми.

 

Ссылка на первоисточник
наверх