На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Законсыз чүплек күрсәгез, кая мөрәҗәгать итәргә?

Татарстанда 1 апрельдә башланган санитар-экология икеайлыгында муниципаль берәмлекләр һәм битараф булмаган кешеләр катнаша. Бу хакта республиканың экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«Санитар-экология икеайлыгында төрле элемтә каналлары буенча гражданнардан килгән чүплекләр турында хәбәрләргә аерым игътибар биреләчәк.

Моннан тыш, муниципалитетларда махсус штаблар булдырылды, алар хокук бозучыларны ачыкларга һәм тиешле чараларны үз вакытында күрергә ярдәм итә», – дигән ул.

Республиканың Экология министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган елда өмәләрдә 398 мең татарстанлы катнашкан. Каты көнкүреш калдыклары полигоннарына 35 мең кубометрга якын чүп ташланган, якынча 12 мең берәмлек техника эшләгән.

2024 елда икеайлыкта күзәтчелек ведомстволары 3,5 мең чамасы хокук бозу очраклары ачыклаган, аларның 40 проценты – законсыз чүплекләр. Һәр икенче чүплекне 30 майга, ә калганнарын ел дәвамында юкка чыгарып бетергәннәр. Икеайлык йомгаклары буенча, хокук бозучыларга гомуми 4,7 млн сумлык штраф салынган.

Быел икеайлык башланганчы республика иҗтимагый экология бүлегенә 950 мөрәҗәгать килгән. Экологлар барлык хокук бозулар турында да хәбәрләр кабул итүне дәвам итә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх