На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

16 подписчиков

Свежие комментарии

  • Александр Пятнистый
    Надо внимательнее быть и прагматичнее- во- первых МТ дает мсто Татар-Информ. А Татарстане говорят и на родном-татарск...Өй шартларында ко...
  • Евгений Иванов
    Писатель иди домойНинди дога укысаң...
  • valeri bolgov
    Если "МИРТЕСЕН" публикует статью на татарскогм языке, значит скоро это будет единственный государственный. Преподават...Өй шартларында ко...

«Лазурные небеса» торак комплексында сүгенү сүзе язылган дрон детале тапканнар

«Лазурные небеса» торак комплексында урам себерүче сүгенү сүзе язылган дрон детален тапкан, дип яза «Бизнес-онлайн».

«Лазурные небеса» торак комплексында урам себерүче булып эшләүче ир-ат сүзләренчә, һөҗүм вакытында бинада аның хезмәттәше булган. Шул вакытта һава тревогасы сигналы эшли башлый.

«Беренче шартлау тавышын ишеткәч, барысы да оператив булды, йөгереп чыктылар.

Ә монда нинди «кишмиш-куралиш» икәнен күрәсезме? Исән калган тәрәзә юк бит», – дип сөйли урам себерүче, пыялаларга күрсәтеп.

Аның сүзләренчә 28дән 31гә кадәр 4 катка да зыян килгән, хәзер анда тикшерүчеләр эшли.

Урам себерүче ир урамда беспилотникның бер фрагментын да тапкан. Дронны җибәрүчеләр бу пластик детальгә сүгенү сүзләре белән «юллама» язган. Аның сүзләренчә, әлеге деталь хәзер йорт фойесында сак астында ята.

«Мин бүген украинлыларның юлламасын таптым. Беспилотникның пластик детале иде. Анда аларның телендә ниндидер сүгенү сүзләре язылган», – дип сөйләгән ир-ат.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх