На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Каракатица карасы кушылган ризык хәләлме?

Каракатица карасын (чернила каракатицы) мөселманнарга ризыкта куллану рөхсәт ителми. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитетының Телеграм-каналында хәбәр ителә. Әмма азык-төлеккә бәйле булмаган сәнәгатьтә, мәсәлән, косметикада, буяуларга кулланыла ала.

Каракатица карасын кулинариядә табигый буягыч һәм приправа буларак кулланалар.

Алар бигрәк тә Урта диңгез һәм Адриатик кухнясында спагеттиларда, паэльяда, ризоттода һәм төрле соуслар составында еш очрый.

  • Каракатица карасы – Каракатица моллюскының тән куышлыгында була торган кара төстәге сыеклык.

Каракатицалар бу караны дошманнарын куркыту һәм алардан саклану өчен куллана. Дошманын күргәч, каракатица суга кара төстәге куе кара «болыт» чыгара, ул ерткычның күзләренә, ис сизү органнарына зыян китерә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх