«Мәхәббәт гөнаһ була аламы ул?» – диде җавап итеп. Аның тыныч булуын күреп, минем дә тынгысызлыгым бераз кимеде...
Искәндәр кайтып китү белән, сагыну үзәгемә капты. Аның белән кунган төннәрдән соң, салкын ятакка бер ялгызым менеп яту читен булды. Мин, түземселек белән, яңа очрашуны көтә башладым. Элек намусның тавышы көчлерәк чыга иде. Хәзер шыпырт кына сөйли башлады. Мин Искәндәрне үзем үк чакыра башладым. Мәхәббәттән баш тартырга көч тапмадым үземдә. Теләмәдем:
https://intertat.tatar/news/soyarka-bulyp-yasagan-xatyn-kyz-bu-cygu-yuly-bulmagan-kapkan-5863685
Иртән борчулы уйлар белән уяндым. Намусым борчып уяткандырмы, белмим. Искәндәр исә, берни булмагандай, маңгаемнан үбеп алды да киң итеп елмайды гына. Мин узган төнне хатынына хыянәт иткән кешенең хәлен болай күз алдыма китермәгән идем. Ул һич борчылмады, үкенмәде. «Бу бит – гөнаһ, Искәндәр», – дидем.Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии