На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Ни өчен кер машинасы киемнәрне чистартмый? – Хуҗабикәләрнең төп хатасы

Күп хуҗабикәләр порошокны кер машинасының тартмаларына дөрес салмый икән. Бу турыда киңәшләр сайтында язалар.

«Керләрне саласың, порошокны беренче күренгән бүлеккә сибәсең, аннары аптырап каласың – ни өчен сөекле футболкаңдагы таплар һаман да урынында? Кыйммәтле порошок саласың, ә таплар кала. Кат-кат юсаң да – нәтиҗә ноль.

Яңа машина – ә киемнәр тузган кебек чыга» – шундый хәл танышмы?

Таныш булса, кер машинасында порошоклар сала торган тартмадагы билгеләргә игътибар иттегез.

  • «I» – бары тик алдан юуу өчен (мәсәлән, дачадан соң пычранган джинсылар).
  • «II» – көндәлек төп юуу өчен.
  • Чәчәк рәсеме – кондиционер өчен генә.

Иң мөһим сер: гадәти юган чакта порошокны беренче бүлеккә генә салсагыз, машина аны бушка гына юып төшерәчәк. Төп юуу этабы бары тик икенче бүлектән башлана.

Шуны истә тотыгыз:

  • Көндәлек юуу өчен – бары тик II бүлек.
  • Порошокны ике бүлеккә дә салу (I+II) – бик пычрак керләр өчен генә.
  • Гельләр – бары тик II бүлеккә, югыйсә алар вакытыннан алда юылып бетә.
  • Кондиционер – бары тик «чәчәкле» бүлеккә, югыйсә нәтиҗәсе булмаячак.

Кызык факт: статистика күрсәткәнчә, хуҗабикәләрнең 60 проценты шушы ук хатаны ясый!

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх