На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Егетләр-кызлар утырган машина авариягә очраган: бер кыз һәлак, тагын өч кеше имгәнгән

Башкортстанда яшьләр утырган машина авариягә очраган, 21 яшьлек кыз һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Узган төндә Стәрлетамак шәһәрендә авария була. Биредә «ВАЗ-2112» машинасы «Лада Веста»га бәрелә. Алар икесе дә бер якка таба хәрәкәт итә. «Лада» светофорның кызыл төсенә туктый. Шул чакта яннан «ВАЗ» килеп бәрелә.

«ВАЗ» белән 20 яшьлек егет идарә иткән. Бәрелгәннән соң ул сул якта бетон коймага бәрелә. Салондагы 21 яшьлек пассажир кыз ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән. 20 яшьлек йөртүче үзе, тагын ике пассажир – 21 яшьлек кыз һәм 20 яшьлек егет имгәнгән, аларны хастаханәгә китергәннәр.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх