На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

22 подписчика

Свежие комментарии

  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...
  • Николай
    ФСБ ауууу, вы куда смотрите, здесь террористы на не понятном языке обсуждают, где очередной теракт совершить.«Хыянәт, запас ва...
  • Сергей
    Оч умер машина...Красная Сопка ураманда... Это что, зашифрованная переписка двух разведчиков или какое то зашифрованн...Өч үсмер машина у...

Чиләбе мәктәбендә укучы классташларына һәм укытучыларга һөҗүм иткән: бер бала авыр хәлдә

Чиләбенең №68 коррекцион мәктәбендә укучы 13 яшьлек укучы иптәшләренә чүкеч белән һөҗүм иткән. Ул чүкечне сак хезмәте аша алып керә алган һәм иртән сумкасыннан чыгарып 09.00 сәгатьтә янәшәсендәге классташларын суга башлый. 3 бала тән җәрәхәтләре алган. Барыннан да бигрәк бер кыз балага каты эләккән – ул реанимациядә.

Тагын бер малай һәм бер кыз яраланган. 74ru сайты, каза күрүчеләр 4 кеше дип яза.

Укучы кулга алынган. Аның ни өчен бу адымга баруын тикшерәләр, дип яза SHOT.

74ru сайты язуынча, укучы үзе белән мәктәпкә пычак һәм пневматик пистолет та алып кергән булган. Чиләбе губернаторы Алексей Теслер укучының укытучыларга да һөҗүм итүе, педагогның госпитализацияләнгән булуларын әйткән. «Вәзгыятьне шәхсән контролемә алдым. Тикшерү бара. Укучының мәктәпкә чүкеч алып керүе зур сорау тудыра. Нигә сакчылар бернинди реакция күрсәтмәгән? Барлык уку йортларында тикшерү уздырырга күрсәтмә бирдем», – дип язган ул.

Чиләбе өлкәсендә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Евгения Майорова «Агрессив балалар күренеп тора. Һәм мондый хәлләрне вакытында реакция күрсәтеп, кисәтеп була. Дәшми торып түгел, мәктәп җитәкчелеге белгечләргә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Ата-аналар контактка бармаса, судка барырга була», – дигән ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх