На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Ришат Төхвәтуллин йөрәген тикшертеп, ЭКГ ясатып йөри

Ришат Төхвәтуллинга Төбәкара клиник-диагностика үзәгенә мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Сәбәбе – җырчының соңгы көннәрдә үзен начар хис итүе.

«Дуслар, мин бүген МКДЦга килдем әле. Йөрәкне тикшертергә, ЭКГ ясарга. Сәер халәт, бу арада төнлә паник һөҗүмнәр башланды. Шуңа күрә тикшеренергә булдым», – дип сөйләде ул.

Шундый ук проблема белән очрашуы хакында күптән түгел генә җырчы Ильмира Нәгыймова да сөйләгән иде. Шунысын да әйтергә кирәк, паник һөҗүмнәрдән интегүчеләрпопуляр кешеләр арасында аеруча күп очрый. Бертуктамый юлда йөрүләр, тыгыз концертлар графигы, өйдән, якыннарыңнан гел читтә булулар берсе дә эзсез генә узмый шул.

Ришат Төхвәтуллинга сәламәтлек телибез!

 

Ссылка на первоисточник
наверх