На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

14 подписчиков

Свежие комментарии

  • Сергей Потемкин
    Гонишь....Гүзәл Әхмәтова: «...
  • В С
    Perevod gde ?«Шартлау тавышлар...
  • Андрей
    2012 жылы Қазақстанда сейсмикалық мониторингті екі ұйым: Қазақстан Республикасы Білім және ғылым министрлігінің Сейсм...Узып баручы поезд...

Җырчы Гөлназ Батталова «Первый канал» сәхнәсендә егылган

Бүгенге көндә Америкада яшәүче татар җырчысы Гөлназ Батталованың «Первый канал» сәхнәсеннән төшкәндә егылып, аягын авырттырганы булган. Бу хакта ул үзенең сәхифәсен карап баручы дусларына сторисларында сөйли. Җырчы тормышында булган кызыклы хәлләрне видеога яздырып, үзенең истәлек китабына туплап бара икән.

Гөлназ бу видеодәфтәрне үскәч кызына күрсәтмәкче.

Әлеге хәл җырчы үзен «Голос» проектында сынап карарга килгәч була.

«Бу «Голос» тапшыруының икенче сезоны иде. «Как прекрасен этот мир» җырын үз манерамда башкарам. Жюри миңа: «Сез нәрсә эшләдегез?», «Нигә шундый җырны боздыгыз?» – дияргә тотына... Мин сәхнәдән төшә башлыйм, туфлиемның үкчәсе артка китә һәм мин дөбердәп идәнгә егылам...

Кадрларда минем егылганны күрсәтмиләр. Дмитрий Нагиев белән күрше бүлмәдә утыручы әнием куркып торып баса. «Ул аңын югалттымы әллә?» - дип борчыла. Ә бу мизгелләрдә минем яныма йөгереп Дима Билан һәм Леонид Агутин килеп җитә. Алар мине торгыза башлыйлар: «Гөлназ, сезнең белән барысы да яхшымы?» - диләр. Мин бу минутта аларны якыннан күрәм һәм бернинди авырту да тоймыйм. Менә ул минем популярлык мизгелем, дип уйлыйм!

Ә икенче көнне аяк тубыгым шешеп чыга», – дип сөйләгән Гөлназ.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх