На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Илнар Сәйфиев элекке популяр җырына яңа сулыш биргән

Илнар Сәйфиев үзенең элекке «Сине күрсәм» дигән җырына яңа сулыш биреп, клип төшергән.

«Мин иҗат тормышыннан югалып торган арада, аранжировкаларның сыйфаты бөтенләй икенче дәрәҗәгә күчкән. Замана – чабыш аты кебек алга бара, аны узып булмаса да, ялына ябышып, бергә атлыйсы иде, һич югында.

Шуңа күрә мин, кайту белән, иң беренче чиратта үземнең иске җырларга яңа сулыш бирергә булдым.

Шуларның берсе «Сине күрсәм» җыры. Артыгын язып тормыйм, бәяне үзегез бирерсез», – дип яза ул.

«Без шушы җырлар белән үстек, кияүгә чыктык, гаиләле булдык. Ә Илнар Сәйфикв һаман шул ук. Ничек алай була ала ул?», «Бу җырның клибын гел карый идем, үскәч, мин аңа кияүгә чыгам дип», – дип хатирәләрен яңартканнар Илнарның дуслары.

«Коткаручы ролендә идегез элеккесендә. Истә. Безгә искесе дә ярый. Сезне тыңлап үскән буынга хәзергесе башкача кабул ителә», – дип комментарий калдыручыга Илнар Сәйфиев җырның искесен дә, яңа вариантын да тыңларга киңәш иткән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх