На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

22 подписчика

Свежие комментарии

  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...
  • Николай
    ФСБ ауууу, вы куда смотрите, здесь террористы на не понятном языке обсуждают, где очередной теракт совершить.«Хыянәт, запас ва...

Түбән Кама табиб-наркологы махмырдан котылу ысуллары турында киңәшләр бирде

Бәйрәмнәр һәм ял көннәре безнең организм өчен җитди сынау булып тора. Наркология диспансеры мөдире, табиб-нарколог, психиатр Людмила Львова тиз арда махмырдан котылу һәм көчне кире кайтару буенча киңәшләре белән уртаклашты, шулай ук, күңелсез нәтиҗәләрне булдырмас өчен, ял көннәрен ничек дөрес үткәрергә кирәклеге турында сөйләде.

Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.

«Алкогольнең куркынычсыз дозасы юк. Организмга кергән теләсә нинди микъдарда алкоголь – агу. Хәтта Яңа елны да спиртлы эчемлекләрсез бәйрәм итәргә мөмкин. Үзеңә бер бокал сок яки минералка салып була. Әгәр дә сез спиртлы эчемлек эчәргә телисез икән, аның шикәрсез коры булуы яхшырак», – дип сөйләде Людмила Алексеевна.

Спиртлы эчемлекләр куллану аралары мөмкин кадәр озаграк булырга тиеш, дип билгеләп үтте табиб.

«Әгәр сез алкогольне чамадан тыш куллангансыз һәм иртән үзегезне начар хис итәсез икән, саф һавага чыгыгыз, кайнар аш ашагыз», – дип киңәш итә табиб-нарколог.

Людмила Львова әйтүенчә, ял көннәрен файдалы үткәрү яхшырак – күбрәк хәрәкәтләнергә, саф һавада йөрергә, чаңгыда яки тимераякта шуарга кирәк.

 

Ссылка на первоисточник
наверх