На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

Рузилә Хәйретдинованың үз кибетендә ялгыш аның кыйммәтле шәхси әйберен сатып җибәргәннәр

Җырчы Рузилә Хәйретдинова хәзерге көндә кибет тота. Кичә генә кибетендә, үзе сөйләвенчә, «көл дә, ела да» диярлек бер хәл булган.

«Мин шундый стресс кичердем. «Көл дә, ела да» инде. Мин Дубайда үземә «брендлы» күзлек сатып алган идем. Күзлек бик кыйммәт тора. Кичә кибеткә дә гади күзлекләр китердем. Без әйбәт күзлекләр сатабыз, 2100 сум торалар.

Ни уйлыйсыз?! Кичә минем кыйммәтле күзлекне 2100 сумнан сатып җибәргәнбез. Сатучы бутаган, мин 2 сәгатьтән соң гына моны сиздем. Эшне тәмамлагач, кибеттән чыгам, ә күзлек юк. Кире кердем – анда да юк. Мин аларны гадәттә ресепшенда куеп калдыра идем.

Сатучыга фотосын күрсәтәм. «Мин аларны саттым бугай», – ди. Миңа кайнар су сипкән кебек булды. Мин ул кызга «сдача»ны картага күчергән идем. Банк кушымтасыннан номерын таптым. Елый-елый шалтыраттым. «Фотога төшереп җибәрегез, зинһар», – дип сорадым. Чыннан да, минем күзлек булып чыкты. Күзлек Чаллыга киткән. Барысы да әйбәт кенә тәмамланды, күзлекне иртәгә алып килергә тиешләр, Аллаһка шөкер. Тик мин шундый стресс кичердем», – дип уртаклаша ул язылучылары белән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх