На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Нәрсә ул нәҗәсәт?

Нәҗес – ул кешенең тәнен, киемен һәм намаз кылу урынын пычрата торган нәрсә. Нәҗәсәт 2 төрле була. Бу турыда «Хозур дин турында» телеграм-каналында язалар.

Җиңел нәҗәсәт:

  • ите ашалмый торган кошларның (мәсәлән, карчыга, карга) тизәге;
  • ите ашала торган хайваннарның (ат, сыер, сарык һәм башкаларның) сидеге.

Авыр нәҗәсәт:

  • кеше тизәге, җенси органнардан чыккан сыекча;
  • ите ашарга яраклы хайваннарның тизәге;
  • итен ашарга ярамаган хайваннарның (эт, бүре һ.б.) тизәге, сидеге, төкереге, ите, тиресе;
  • шәригать кушканча чалынмаган хайваннарның ите, сөякләре, эшкәртелмәгән тиресе;
  • дуңгыз (бөтенләе белән, хәтта эшкәртелгән хәлдә дә);
  • итен ашарга яраклы кошларның (каз, тавык һ.б.) тизәге;
  • үләксә, мәетләр;
  • кан, эрен, лимфа;
  • косык.

Әгәр тәндә, киемдә яки намаз уку урынында түбәндәге күләмдә нәҗес булса, намаз укуга комачауламый:

  • куе нәҗәсәт – карбыз төше кадәр.
  • сыек зур нәҗәсәт – уч төбе кадәр диаметрда.
  • кече нәҗәсәт – киемнең 1/4 өлеше.

Ләкин, мөмкинлек булса, нәҗәсәттән чистарынып намаз уку дөрес булыр, диелә әлеге хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх