На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

4 подписчика

Свежие комментарии

  • Наталья Большунова
    Это что-то новенькое! А нельзя ли с переводом с татарского! Или это только для татар предназначено.КФУ студентлары р...
  • Владимир
    К чему бы это?Алма, чия, груша ...

Төркиядән ялдан кайткан 200 туристны самолет салонында «мунча» белән җәфалаганнар

Антальяда ял итеп, Мәскәүгә кайтучы 200 россияле утырган самолетны 6 сәгатькә тоткарлаганнар. Самолеттан кешеләрне чыгармаганнар, кондиционерларны да кушмаганнар.

Эсселек һәм һава җитмәү шул дәрәҗәдә була – 2 өлкән кеше һәм 1 бала аңын югалта.

«АзизАир» авиакомпаниясенең «Boeing» самолеты иртәнге 7дә очарга тиеш була.

Баштан ук әйбәт башланмый – башта озак итеп чиратта тоталар, аннары бөркү самолетка утырталар. Очучылар ни өчендер двигательне куша алмый. Шуннан соң самолетны очу полосасыннан тукталышка алып китәләр. Тикшереп, төзәтеп, кире полосага алып килгәнче 6 сәгать уза. Шушы вакыт эчендә кешеләрне самолеттан чыгармаганнар, дип хәбәр итә «Mash».

– Кондиционеры эшләмәгән самолетка утырттылар һәм, кисәтүләргә карамастан, үзләрен берни дә булмаган кебек тоталар. Кешеләр егыла башлагач кына ишекләрне ачтылар. Анысын да ачмыйлар иде, ирләр: «Без хәзер ишекне ватабыз!» – дип кычкырдылар, – дип сөйләгән MSK1.RU га самолетта булган бер турист.

Авиакомпаниядә соңыннан гафу үтенгәннәр. Самолет 12:37 сәгатьтә очып китә алган.

Мәскәүдә исә йөзләгән турист киресенчә Төркиягә оча алмый. «RedWings» авиакомпаниясе рейсы 10 сәгатькә тоткарланган. Дөрес, кешеләрне самолет салонында түгел, аэропортта тотканнар.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх