На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Фуд-блогер 113 килограммга ябыккан

Nikocado Avocado (Никокадо Авокадо) – социаль челтәрләрдә билгеле блогер. Аның ютубта гына да 4 миллион язылучысы бар. Ул камерасын кабызып куя да ашый – шуны кешеләр карый, ә Никокадога акча тама. Тама гына түгел, ага – ул шушы рәвешчә баеп беткән.

Беренче карашка, гаҗәп тоелырга мөмкин, әмма блогерның ашаганын миллионлаган кеше карый.

Әмма аның берничә чыгышын карасаң, кешеләрне нәрсә җәлеп иткәне аңлашыла – ул ашаудан тулы бер шоу оештыра: акыра-бакыра, еларга да мөмкин. Аның ашаганын карагач, аппетит та югалырга мөмкин – Никокадо турында «дуңгыз кебек ашый» дип язучыларда да бар. Чынанн да, төрле ризыкларны блендер белән кушып болгатып, шул боткага соус кушып ашауны карап утырган да авыр булып китә.

Никокадо Украинада туган, аны 1992 елда АКШка уллыкка алалар. Аның «игътибар җитмәү синдромы» һәм тагын «обсессив-компульсив үзгәрешләр» дигән психик авырулар белән авырганы билгеле.

Ул музыкант булырга теләгән. Аннары вегетарианлык турында блог алып бара башлый, әмма бу аңа популярлык китерми һәм ул камерага ашый башлый. Ник зур порцияләр ашый, аны карыйлар һәм ул 2022 елда 183 килограммга җитә – буена күрә авырлыгы 68 килограмм булырга тиеш була.

Егет үзен тәнкыйтьләгән комментарийлар өчен борчылуын әйткән.

Ә күптән түгел ул бар кешене дә шаккаттырды – егет 113 килограммга ябыккан!

«Кичә генә кешеләр мине симез, чирле, күңелсез, ди иде. Кешеләр – дөньядагы иң бозык җан ияләре», – дигән ул.

Ник үзенең диета һәм спорт белән генә ябыгуын әйтсә дә, аңа ышанмаганнар – операция ясаткандыр, препаратлар эчкәндер, дигән.

Ябыгып караучылар язуынча, иң авыры – ябыгу да түгел, ә ябыккач, шул авырлыкта кала алу. Мөгаен, Никка да үз авырлыгында калу кыен булыр. Егет ябыгуы хөрмәтенә зур мәҗлес оештырып, тагын әллә никадәр ашаган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх