На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

«Янына ятып йокыга киткән». Күгәрчен районында яшәүче ир-ат көнче сөяркәсен үтергән

Башкортстанның Күгәрчен районында яшәүче ир-ат сөяркәсен үтергән. Ул көнче хатынның башына һәм гәүдәсенә берничә тапкыр суккан. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, фаҗига 27 июльдә Морак авылында була. Ир белән хатын бергәләп хәмер эчеп утыра.

Аннары алар талаша башлый: хатын көнләшүен белдерә. Шунда ир-ат ярсый һәм йодрыкларын эшкә җигә.

«Ир-ат аны диванга сала һәм янына ятып йокыга китә. Төнлә хатынның хәле китә, һәм ир-ат уяна, «ашыгыч ярдәм» чакыра. Урынга килгән табиблар хатынның үлемен раслый. Ир-ат тикшерүдән качып тормый, ул барысын да сөйләп бирә», – дигәннәр ведомствода.

Хәзер тикшерү эшләре бара, ир-атны сак астына алганнар, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх