На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Ринат Рахматуллинның концертында хатыны сыздырып биегән

Җырчы Ринат Рахматуллин, ниһаять, үзенең яшь хатынын тамашачысы һәм социаль челтәрдәге дусларыннан яшерми башлады. Бүген җырчы үзенең сәхифәсенә тормыш иптәшенең сәхнә артында сыздырып биегән видеосын куйган. Күрәсең, Динара иренә шул рәвешле көч һәм энергия биреп тора.

Ринат Рахматуллин хатынының матур җырлавын да әйткән иде.

Киләсе сезон концертларында ул Динара белән парлап дуэт башкарырга җыена.

Динара ире белән барлык концертларга да йөри, үзе шушы көннәрдә «Интертат»ка әңгәмәдә сөйләгәнчә, аның тормышын үзгәртүдә төп рольне уйный. «Мин әйдәкләп торучысы инде аның. Сценарийларга да төзәтмәләр кертәм, прическасын, сәхнә һәм көндәлек образларын да кайгыртам. Ринат бөтенләй башка тормыш белән яши ул хәзер. Элекке Ринат артта калды. Мин үзем дә бик шатланам аның тормышында булуыма һәм иҗатына йогынты ясавыма», – дип сөйләгән иде Динара безгә.

  • Ринат Рахматуллинның хатыны: «Мин Ринатның тормышына иң авыр вакытында килеп кердем»

 

Ссылка на первоисточник
наверх