На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Нинди эчемлекләр инсульт куркынычы китереп чыгара?

Кайбер эчемлекләр баш миендәге кан әйләнешен бозып, инсульт куркынычын арттырырга мөмкин. Бу хакта Уфа шәһәренең 5нче хастаханәсе табиблары хәбәр итте, дип яза UfaTime.ru сайты.

«Зур тикшеренүләр күрсәткәнчә, кофе, газлы су һәм сокларны еш эчү инсульт куркынычын арттыра», – ди табиблар.

Газлы сулар, шул исәптән шикәрсез газлы сулар эчү инсульт куркынычын – 22 процентка, җиләк-җимеш соклары – 35, ә көненә 4 чынаяк кофе эчү 37 процентка арттыра.

Дөньяның 27 илендә дистә мең кешене тикшергәннән соң шундый нәтиҗәгә килгәннәр.

Шулай ук галимнәр чәй һәм су эчүнең, киресенчә, инсульт ихтималын киметергә булышуын ачыклаган. Мәсәлән, көненә 3-4 чынаяк яшел чәй эчкәндә инсульт куркынычы – 27 процентка, ә кара чәйдән 29 процентка кими.

 

Ссылка на первоисточник
наверх