На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Мин аның юган савытыннан ашамыйм да, юганы да юмаган төсле»

Чаллыда яшәүче коуч Илүзә Әминова, Яңа ел ялларында авылга – әти-әнисе йортына кайтып өй җыештырганнан соң, кызыклы хатирәсе белән уртаклашкан:

«Мин аның юган савытыннан ашамыйм да, юганы да юмаган төсле». Кечкенә чагымда «зурлар» сөйләшкәндә шундый фразаны ишетеп, күңелемдә кайнана кешене кызгану, килен кешегә ачу катыш аптырау хисләре кичергәнем исемдә.

Чөнки кайнана тиешле апа-әби минем күз алдында бик пөхтә, җыйнак апа булып истә калган.

Вакыт уза һәм бу хәтирә күңелдә яңарырлык һәм ачыклык керерлек хәлләр белән очрашам. Минем әнкәемнең күрүе начарланды: операция ясадылар да бик яхшы нәтиҗә бирмәде, кызганычка каршы, күрү бик яхшы дип булмый. Шуның белән бәйле рәвештә, әнкәем бик чиста, олы яшендә булуга карамастан дадурлыгы белән, дөнья җимертеп юып-җыеп яшәп ятучы хатын-кыз.

Тик күрүе начарлану сәбәпле савыт-сабаларда, кайдадыр чынаяк тоткаларында сары чәй таплары, тәлинкә сырларында май табы кала бара. Шушы вакыйгалар белән бәйле рәвештә, теге апа искә төшә. Ул да үзенчә чиста тотарга тырышкандыр, бахыр... Тик яше олы булу сәбәпле ул мөмкинлеге булган кадәр шулай килеп чыккандыр… Күңелдәге әлеге хәтирә мине авылга кайткан саен барлык савыт-сабаны кислородлы агарткычка салу, шыгырдатып юу гадәтенә өйрәтте…

Бер-беребезне гаепләргә ашыкканчы, аңларга ашыксак иде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх