Балалар бакчасына, мәктәпкә генә кайтарып калдырмаска кирәк. Менә чит илдә татар мохите дә юк бит инде, Аллага шөкер, өч оныгым да татарча сөйләшәләр.
- Нишләп чит илгә китәргә булдылар алар?
Олы кызым «Алгарыш» проекты белән китте, аспирантура бетерде, аннан докторлык яклады. Гарәпкә кияүгә чыкты, шулай Англиядә калдылар. Хәзер Төркиягә күченделәр...
Энгель Фәттаховның 2022 елда «Интертат»ка биргән әңгәмәсе https://intertat.tatar/news/engel-fattaxov-min-aktanystan-berkaya-da-kitarga-yenmyim-5853714
Берәр рус сүзе әйтә икән онык, менә ул татарча шушылай атала дип гел искәртеп торабыз. Шуңа руска әйләнде дигән проблема юк. Татарча укытырга өйрәтүдә контент җитеп бетми. Министр чагында бер юньле эш башкарылып калды бит инде: «ШАЯН ТВ» каналы ачылды. Балалар бит инде сүзләрне шуннан алып өйрәнеп кала.Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии