На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Гүзәл, син - герой» - Камал театры актрисасы икенчегә әни булган

Камал театры актрисасы Гүзәл Гюльвердиева һәм шул ук театрның тавыш режиссеры Илдар Харисовлар икенчегә әти-әни булганнар. Сөенчене социаль челтәрләрдә Илдар үзе алды.

«Булды бу, җәмәгать! Гүзәл, син – герой», – дип язды, хатыны бәби тапканда янәшәсендә булган Илдар.

Илдар белән Гүзәл Айхан исемле ул тәрбиялиләр инде.

Айханның энесе бармы икән, әллә инде сеңлесеме? Харисовлар әлегә бу мәгълүматны җиткермәде.

Илдар белән Гүзәлне әлеге шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз! Сабыегыз сау-сәламәт, акыллы бала булып үссен!

Гүзәл Гюльвердиева – Камал театрындагы бик матур җырлаучы актриса. Аның популяр рольләре – «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин) спектаклендә – Мәйсәрә, Малай, «Банкрот»та (Г.Камал) – Хәмди; «Авыл эте Акбай»да (Т.Миңнуллин) – Дүрткүз; «Галиябану» спектаклендә (М.Фәйзи) – Галиябану; «Бабайлар чуагы»нда (И.Зәйниев) – Алия һәм башкалар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх