На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Гөлназ Шәрипҗанова бик якын дусты белән аралашмавын әйтте: «Беркем беренче адым ясамый»

«ТНВ-Татарстан» телеканалының социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Ә син?» тапшыруын алып баручы Әбри Хәбриев җырчы Гөлназ Шәрипҗанованы кунакка чакырган. Аңа «Үзеңнең иң начар гамәлең дип нәрсәне атар идең?» дигән сорауга җавап бирергә туры килде.

Җырчы бик озак кына бу гамәле турында искә төшерә алмады.

Аннары шулай да күңелен тырнап торган очрак турында сүз кузгатты.

«Берәр кешегә туры бәреп әйтеп үпкәләтергә мөмкинмендер. «Горшок»тан бергә үскән дус кызым белән аралашмыйм. 1 ел була инде. Мин аңа социаль челтәр аша туры әйтеп бәрдем. Мин дә аңа үпкәләгән идем, аннары ул үпкәләде. Бүгенге көндә бу хәл йөрәкне тырнап тора, әмма беркем дә беренче адым ясамый.

Мин үземчә яхшылык эшләргә тырыштым. Аннан да шуны көттем. Бу хәлне анализлагач кына аңладым, ул бит миннән аны сорамады», – дип күңелен ачты артист.

«Яхшылык эшлә дә оныт, җавап көтү актуаль түгел. Яхшылык эшлә дә, суга сал, балык белер», – дип киңәш итте аңа Әбри Хәбриев.

 

Ссылка на первоисточник
наверх