На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

Авыру килгәндә нинди догалар укырга?

Тәһарәтле хәлдә башта «Фатиха» сүрәсе, соңыннан Коръәни Кәримнән шифа аятьләре укы­лыр. Бу аятьләр түбәндәгеләр:

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Вә йәшфи судүүра каумим-мүэминиин. Вә йүзһиб гайза кулүүбиһим».

(Аллаһ мөэмин кавеменең күкрәкләренә шифа бирер, күңелләрендәге үч алу һәм дошманлык тойгыларын бетерер.

) («Тәүбә» сүрәсе, аять 14-15.)

«Йәә әййүһән-нәәсү каде жәә-әткүм мәүгыйзатүм-мир-раббикүм вә шифәә-үллимәә фис-судүүри вә һүдәүв-вә рахмәтәл-лил-мүэминиин.»

(Әй, кешеләр! Сезгә Раббыгыздан бер нәсыйхәт һәм йөрәкләрдәге авырлыкларга бер шифа, мөэминнәр өчен бер һидаять һәм рәхмәт килде.) («Юныс» сүрәсе, аять 57.)

«Вә нүнәззилү минәл-куръәәни мәә һүә шифәә-үв-вә рахмәтүл-лил-мүэминиин».

(Без Коръәндә мөэминнәр өчен шифа һәм рәхмәт булган аятьләр иңдерәбез.) («Исра» сүрәсе, аять 82.)

«Вә изәә мәридътү фәһүә йәшфиин».

(Авырган вакытта миңа Аллаһ шифа бирер.) («Шүгара» сүрәсе, аять 80.)

«Куль һүә лилләзиинә әәмәнүү һүдәүв-вә шифәә».

(Әйт ки, ул (Коръән) инанганнар өчен һидаять һәм шифадыр.) («Фуссыйләт» сүрәсе, аять 44.)

Бу аятьләр укылганнан соң түбәндәгечә дога кылына:

«Әллааһүммә раббән-нәәси әзһибил-бәэсә ишфи әнтәш-шәәфи ләә шифәә-ә илләә шифәә-үк. Шифәә-үн ләә йүгаадиру сәкамән. Әллааһүммәшфи габдәкә йәнкә ләкә гадүввән әү йәмши ләкә иләә саләәтин».

(Аллаһым! Әй, инсаннарның Раббысы! Авыруны юк итүче! Авыруны бетерүче шифа бир. Шифа биргән бары тик Син генә, Синнән башка шифа бирәчәк беркем дә юктыр. Аллаһым! Шул колыңа шифа бир ки, Синең дошманыңа зарар бирсен яки Синең ризалыгыңны казану өчен намаз кылып йөрсен.)

«Бисмилләәһи әркыйикә мин күлли шәй-ин йүэзиикә мин шәрри күлли нәфсин әү гайнин хәәсид. Әллааһүммә йәшфиикә бисмилләәһи әркыйикә».

(Сиңа борчу, җәфа биргән һәр нәрсәдән, һәр көнләшкән нәфестән яки күз тиюдән Аллаһының исеме белән сиңа шифа телим. Аллаһ сиңа шифа бирсен. Аллаһының исеме белән сиңа шифа телим.)

«Әгуузү бикәллааһүммә минәл-бәраси вәл-җүнүүни вәл-җү-зәәми, вә мин сәй-ил-әскаам!»

(Ий Аллаһым, мине диваналыктан һәм дә төрле яман авырулардан сакла!)

«Әллааһүммә, җәннибнии мүнкәратил-әхләкый вәл-әгъмәә-ли вәл-әһвәә-ә вәл-әдвәә-ә».

(Йә Аллаһым! Бозык эшләрдән, сыйфатлардан, бозык хыялдан, чирләрдән Үзең сакла!)

Ссылка на первоисточник
наверх