На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Анда телевизор юк»: Алсу һәм Азат Фазлыевлар фатир арендалап яшәргә мәҗбүр

Алсу һәм Азат Фазлыевлар бүгенге көндә фатир арендалап яшәргә мәҗбүр, чөнки гаилә шәһәр читендә йорт җиткезеп килә. Хәзерге көндә анда ремонт эшләре бара. Бик тиздән Фазлыевлар шәхси йортларына күчәчәкләр. Бу хакта Алсу блогер Равил Закировка «Татар җыры» фестиваленең сәхнә артында сөйли.

Блогерның соравына җавап итеп, ул үзенең музыка тыңларга да, телевизор карарга да вакыты булмавын әйтә.

«Өйдә телевизор юк та. Ремонт барганга, «съемный» фатирда торабыз. Анда телевизор юк», – ди ул.

Күчкәч, Алсу йорттагы җиһазларны да, ремонтның нинди булуын да күрсәтергә җыенмый. Моны мактану дип кабул итәрләр, дип борчыла. Әмма, сер итеп кенә өйләрендә, студия кебек аерым бер бүлмә ясаганнарын әйтә.

Йорт салып керү – җырчының тормыш иптәше Азат Фазлыевның бик зур хыялы булган. Азат бу хакта бер телевизион тапшыру барышында бүлешкән иде.

«Бу – хыял. Бу – минем күптәнге хыял. Ул әти-әни исән вакытта чынга ашарга тиеш иде. «Менә мин артист булам да бай булам. Сезгә өй салам, сезне Казанга алып китәм. Чит илдәге кебек, икегез бассейнда коенып ятарсыз», – дип әйтә идем. Шул вакытта әни: «Бездән кайтып сорамасаң, шул җитә безгә», – дип әйткән иде.

Әти күрде, йортның нигезен дә, төзелеп беткәнен дә күрде, әмма ремонт ясап әзер булганын күрмәде, – дип үкенеп сөйләгән иде Азат.

 

Ссылка на первоисточник
наверх