Америка Кушма Штатларының генераль хирургы Вивек Мёрти алкоголь куллануны яман шешнең 7 төре белән бәйли торган яңа тикшеренү нәтиҗәләрен исәпкә алырга өнди. Аның фикеренчә, алкоголь рак китереп чыгара, дигән кисәтүне, тәмәке капларындагы кебек үк, шешәләрнең этикеткасында да күрсәтергә кирәк. Бу хакта «BBC News Русская служба» сайты яза.
Илдә сәламәтлек саклау өлкәсе өчен җаваплы түрә сүзләренчә, америкалыларның күпчелеге ел саен 100 000 рак очрагы, АКШта гына да 20 000 үлем очрагы һәм кешеләр үлә торган 13 500 юл-транспорт һәлакәте китереп чыгара торган куркыныч турында хәбәрдар түгел.
Мёрти сүзләренчә, алкоголь – тәмәке һәм симерүдән кала, ракның кисәтеп була торган өченче сәбәбе.
«Алкоголь куллану һәм рак куркынычы арасындагы турыдан-туры бәйлелек яман шешнең кимендә 7 төре өчен яхшы билгеләнгән, һәм бу – алкогольнең төренә бәйле түгел», – ди баш хирург. Мёрти ясаган игъланда күкрәк яман шеше (хатын-кызларда), тамак төбе, бавыр, үңәч, авыз, бугаз һәм юан эчәк рагы бар.
Ул, этикеткаларны гына үзгәртеп калмыйча, алкоголь куллануның рөхсәт ителгән күләмен инкарь итәргә һәм халыкка мәгълүмат бирүне көчәйтергә дә кирәк, дип саный. Ул медицина хезмәткәрләренә кешеләрне алкоголизмга тикшерү узарга һәм кирәк булган кешеләрне дәвалауга җибәрергә киңәш итә.
Этикеткалардагы кисәтү стандартлары 1988 елдан бирле үзгәртелмәгән, һәм аларны үзгәртү өчен Конгресс акты кирәк. Хәзер алар алкоголь куллану авырлы хатын-кызларга, автомобиль йөртүчеләргә һәм машина җиһазлары белән эшләүчеләргә куркыныч икәнен мәҗбүри рәвештә кисәтә.
Мёртиның бу игъланыннан соң, исерткеч эчемлекләр җитештерә торган Америка компанияләре акцияләре 4 процентка төшкән.
Свежие комментарии