Мин аның асты юешләнгәндер дип уйладым һәм чишендерә башладым. Һәм шунда күкрәгендә вак-вак, кып-кызыл төрткеләр күрдем, әйтерсең аны ниндидер бөҗәк тешләгән иде.
Мин баланы ниндидер бөҗәкләр тешләгән дип бик курыктым һәм аны әйбәтләп карый башладым. Бернинди бөҗәк тә, борча-мазар да тапмадым. Шуннан соң баланың киемнәрен капшап карый башладым һәм бармагым ниндидер очлы әйбергә төртелде.
Кофтасын тискәре ягына әйләндердем һәм төймәләр эленгән, инәсе каптырмасыннан ычкынып киткән булавка күрдем. Моның әни эше икәнен сүзсез дә аңлашыла инде.
«Әни, нәрсә бу?» – дидем аңа кычкырудан үземне чак кына тыеп... https://intertat.tatar/news/olygaep-betkan-aniem-yrym-syrymga-ysanyp-tamam-akyldan-yaza-bugai-5866548
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии